Нарат авыл клубында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр хөрмәтенә “1+1” кинофильмы күрсәтелде

2018 елның 14 декабре, җомга

 12-13 нче декабрь көннәрендә Девәтернә мәдәният йортында, Нарат авыл клубында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр хөрмәтенә “1+1” кинофильмы күрсәтелде, фильмнан соң алар өчен Девәтернә авыл җирлеге Ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән  чәй өстәле янында әңгәмә оештырылды, мәдәният йорты хезмәткәрләре җырларын бүләк иттеләр. Чакырылган кунаклар үзләре дә гармунга күмәк җырлар башкардылар, Девәтернәдә яшәүче 88 яшьлек Гөлҗан апаның җырлавы исә  алкышларга күмелде. Физик мөмкинлекләре чикле булган барлык кешеләргә дә тормыш сынауларына бирешмичә, озак  яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International