Казанда “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты педагогларын хөрмәтләделәр

2018 елның 14 декабре, җомга

Балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгы уңаеннан Казанда “Заманча өстәмә белем: яңа чынбарлык“ исемле республика форумы узды.

Аның кысаларында бер төркем өстәмә белем бирү педагоглары белән беррәттән Әгерҗенең “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты педагоглары – “Акварелька“ берләшмәсе җитәкчесе Надежда Князева, кул сугышы секциясе тренеры Рөстәм Майоров, “Росинки“ бию төркеме җитәкчесе Юлия Рыболовлева, “Авиамодельләштерү“ берләшмәсе җитәкчесе Мәгъсум Салиховны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International