Әгерҗелеләрне “Кышкы әкият“ бәйгесендә катнашырга чакыралар

2018 елның 14 декабре, җомга

Район оешма-предприятиеләре катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Валерий Макаров шәһәр-авылларны Яңа елга бизәү эшенә иҗади яктан карарга өндәде. 

– Һәр оешма-предприятие коллективы, креатив фикер йөртеп, үз территориясен үзенчәлекле итеп бизәү өчен бар осталыгын эшкә җигәргә тиеш, – дип ассызыклады ул. 
Исегезгә төшерәбез: Яңа елга шәһәр-авылларны бизәү максатыннан “Кышкы әкият“ дип аталган смотр-бәйге игълан ителгән иде. 24 декабрьдә махсус комиссия, шәһәр һәм авылларда йөреп, нәтиҗәләр ясый һәм алты номинация буенча урыннар билгели. 
– Әлегә бу яклап шәһәрдә эш бик сүлпән бара, – диде “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин. 
Яңа ел ул – төсле утлар, чыршы-уенчыклар, кар сыннары... Әнә шулар барысы бергә Яңа ел кәефен булдыра да инде. Димәк, бу кәефне без үзебез ясыйбыз булып чыга. Ә ул күтәренке булырга тиеш. Чөнки Яңа елны нинди кәефтә каршы алсак, елыбыз да шулай дәвам итәр. 
Бик тиздән районда Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелә. Димәк, тирә-якны әкияти матурлыкка күмәр өчен санаулы гына көннәр калып бара...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International