Иж-Бубыйда Бубилар мирасын өйрәнделәр

2018 елның 14 декабре, җомга

Мәгърифәтче Бубилар мирасын, үз халкыңнын үткәнен барлау, аны өйрәнү, туган якның тарихын һәм мәдәниятен саклап калу эшендә яшь буынны берләштерү, укучыларда милли үзаң тәрбияләү  максатыннан, Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә “Яшь белгеч” III районкүләм предметлар олимпиадасы уздырылды.

Бу чарада 4,5,6,7 татар сыйныфлары һәм төркемнәрендә белем алучы 9 мәктәптән 27 укучы катнашты.

Олимпиада Иж-Бубый авылының тарихын һәм мәдәниятен, Бубилар мирасын өйрәнү белән бәйле булган, Иж-Бубый мәдрәсәсенең укыту планындагы дәресләр комплексы (математика, география, тарих, рус теле, технология, физика, татар теле) буенча үткәрелде.

4 нче сыйныфлар арасында:

1 урын – Халикова Айсылу (Иж-Бубый мәктәбе),

2 урын – Мөхәмәтҗанова Энҗе (Көчек мәктәбе),

3 урын – Латыйпова Динара (4 нче мәктәп).

 5 нче сыйныфлар арасында:

1 урын – Җиһангараева Лениза (Иж-Бубый мәктәбе),

2 урын – Хафизова Алсу (4 нче мәктәп),

3 урын – Салихова Азалия (Кадыбаш мәктәбе).

6 нчы сыйныфлар арасында:

1 урын – Корепанова Азелия  (Иж-Бубый мәктәбе),

2 урын – Фәттахова Ландыш (Көчек мәктәбе),

3 урын – Каюмов Марат (Кадыбаш мәктәбе).

7 нчы сыйныфлар арасында:

1 урын – Хабирова Ралина  (Исенбай мәктәбе),

2 урын – Каюмова Айгөл (Иж-Бубый мәктәбе),

3 урын – Сабирова Алсу (Сарсак-Омга лицее).

Район олимпиадасын тиешле дәрәҗәдә узуына шартлар тудырган Иж-Бубый уртагомумбелем бирү мәктәбе коллективына, мәктәп директоры Р.Н.Бадахшинга  рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International