2018 елда республикада 15 фильм төшерелгән. Алар арасында дәүләт заказы булганнары да, авторлык фильмнары да бар. Бүген “Татаркино” оешмасы журналистлар белән бергә “Мир” кинотеатрында ел йомгаклары ясады һәм үзенең “Фестиваль” кинокафесын тәкъдим итте.
Миләүшә Айтуганова журналистларга республика кинематографиясенең уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде. Сорауларга җавап бирде.