Казанда республика дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланучыларны бүләкләү узды. Бүген Татарстанның яшь it-чемпионнарына ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 135 смартфон тапшырды. Бүләкләү тантанасы «Казан арена»конференц-залында узды. «Сез-чын чемпионнар. Сезнең җиңү-ул республикада нәрсәнедер яхшы якка үзгәртү омтылышы. Конкурста катнашучыларның барысы да яхшы мотивация һәм кәеф бар. Укучыларга конкурста актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәсем һәм киләчәктә дә уңышлар телисе килә», - диде Роман Шәйхетдинов, Яшь җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп. Министр электрон хезмәтләрдән һәрвакыт файдаланырга кирәклеген билгеләп үтте, чөнки алар тормышыбызны җиңеләйтә. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2 миллионнан артык кулланучы теркәлгән инде, бу аның кирәклеге турында сөйли. Роман Шәйхетдинов укучыларга тагын нинди хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерергә мөмкин, һәм киләсе елда бәйгедә үз тәкъдимнәрен кертергә тәкъдим итте.