Әгерҗедә яшәүчеләр легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы актив көрәшкә кушыла ала

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Әгерҗедә яшәүчеләр легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы актив көрәшкә кушыла ала. "Халык контроле" системасында "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнеше" категориясе кертелгән.

«Халык контроле» нә хәбәрләр гражданнар позициясен күрсәтергә, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукциянең таралуына чик куярга мөмкинлек бирәчәк. Шунысы мөһим, мондый хәбәрләрнең авторлары алкогольне законсыз җитештерү фактын раслаган һәркем өчен матди яктан бүләкләнәчәк.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, 2018 елның 18 декабрендә шәһәр урамнарында "Форпост" үзәге активистлары тарафыннан халыкка хәбәр итү максатыннан "Алкогольне законсыз сату турында хәбәр ит" акциясе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International