Чираттагы тапкыр чаңгы узышлары район җанатарларына шатланыр өчен сәбәп бар.
Тренерлар Яркеев Е.В. һәм Орехов Г.М. җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе чаңгычылары командасы якшәмбе көнне Малопурга районының Иске Монья авылында узган сезон ачылу хөрмәтенә үткәрелгән ярышларда 3 медаль яулады.
3 км дистанциядә Альбина Иванова чемпион булды, Зинаида Николаева финишка өченче килде.
2 км дистанциядә Гадел Семенов командасына бронза медаль китерде.
Тренерлар Азов авыл җирлеге башлыгы В. С. Семеновка команданың ярышларга баруларын оештыруда даими финанс һәм матди ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтәләр.