Ике авыл җирлегенә яңа автомобильләр тапшырылды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Казанда Кырынды һәм Сарсак-Омга авыл җирлекләре башлыклары Илназ Закиров һәм Тамара Николаева Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан “Шевроле Нива“ автомобильләре ачкычлары алдылар.

Әлеге җирлекләр мондый олы бүләккә республика смотр-конкурсында җиңеп лаек булдылар. Әлеге тантанада район башлыгы Валерий Макаров та катнашты. Ул, авыл башлыкларын котлап, алдагы елда да яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International