Бүген, 2018 елның 19 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Новикова Нина Ивановнага 90 яшь тулды.
Юбилее көнендә Нина Ивановнаны Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәтулин Әнвәр Мәнсур улы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әгерҗе муниципаль районындагы "Надежда " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Еремина Ольга Николаевна котлады. Россия Президенты Владимир Владимирович һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий Владимировичның котлау открыткаларын, шулай ук бүләк тапшырып, алар ветеранга нык сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен һәм җылысын теләделәр.