Ылыслы урманнар саклаячакбыз

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Күпчелек кешеләр яңа елны чын урман чыршысы белән каршы алырга ярата. Иске гореф-гадәтләрне яратучыларга Әгерҗе урманчылыгы плантацияләрендә халыкны Яңа ел чыршылары белән тәэмин итү максатыннан да чыршылар үстерелде.

Законсыз кисүләрне булдырмау максатларында Яңа ел чыршыларын ташуны тикшереп торуны гамәлгә ашыру буенча постлар оештырыла, урманчылык хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары тарафыннан урман кишәрлекләрен бергәләп патрульләү үткәрелә. Урман законнарын бозу очраклары ачыкланган очракта, гаеплеләрне катгый җаваплылык көтә.

  Закон бозучы түләргә тиешле зыян күләме бер кечкенә ылыслы агач өчен 4000 сумнан артык тәшкил итә. Законсыз гамәлләр гражданнарга – 3000 сумнан 4000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Шулай ук гаепле кеше җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Бер үк вакытта исегезгә төшерәбез, Татарстанның бөтен территориясендә Яңа ел чыршыларына пихтлар кисү тыела.

Әгерҗе урман хуҗалыгы чыршыларны әзерләү һәм сату белән шөгыльләнә. Яңа ел агачларын 17 декабрьдән соң үзәк мәйданда һәм конторада сатып алырга мөмкин: Әгерҗе, пер. Нариманов, 4. Белешмәләр өчен Телефон-22842.

Андрей МУРЗАНАЕВ,

Әгерҗе урманчылыгының урман саклау һәм яклау инженеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International