Исәнме, Кыш Бабай!

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Быел шәһәрнең төп чыршысын беренче тапкыр Администрация каршындагы мәйданда урнаштырганнар һәм аның янында беренче тапкыр яңа ел геройларының искиткеч, үзенчәлекле фигуралары пәйда булган. Аларны беренче тапкыр читтән килүчеләр түгел, ә безнең осталар ясый.
Районда танылган рәссам Эдуард Виноградов һәм рәссам-һәвәскәр Сергей Кайсин икәү эшлиләр. Кар өеменнән генә түгел, ныклап эшлиләр.
Аларга уңышлы һава торышы телибез, ә сезгә, хөрмәтле газета укучылар, исегезгә төшерәбез: 24 декабрьдә махсус комиссия шәһәрне һәм районны карап чыгачак һәм төрле номинацияләрдә Яңа ел бизәлеше буенча конкурста җиңүчеләрне ачыклаячак. Ә Эдуард һәм Сергей тарафыннан ясалган фигураларга конкурстан тыш бәя биреләчәк – Әгерҗедә яшәүчеләр һәм килгән кунакларга рәхмәт сүзләре җиткереләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International