Бөтенроссия "Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре көче белән бүләкләр сатып алынды һәм Әгерҗе районы буенча Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы гаилә балаларына тапшырылды.
Әлеге акцияне үткәргән вакытта полиция хезмәткәрләре ата-аналар тарафыннан алкогольне артык куллануга юл куймау, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә тарту, үз балаларын лаеклы тәрбияләү өчен профилактик әңгәмәләр үткәрде.
Барлык балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар!