Казанда ТР муниципаль берләмлекләр Советының XIII съезды узды.
Анда безнең районнан район башлыгы Валерий Макаров, барлык авыл җирлекләре башлыклары, “Кировское“ ТОСы җитәкчесе Клара Безбородова катнаштылар.
Съездда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт бүләкләре дә тапшырды. Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева Президентның Рәхмәтенә лаек булды.