Әгерҗедә мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты тәмамланды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Безнең спортчылар иң яхшылардан санала.

Әгерҗедә "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының зона уеннары узды. Анда үз районнарында һәм шәһәрләрендә җиңүче спортчылар катнашты.

Анда безнең республиканың 8 районы катнашты. 

Әлеге уеннарда Әгерҗе данын 2 нче мәктәп укучылары һәм Тирсә егетләре яклады.

Илдар Идиятов шәкертләре икенче урынны яуладылар.

Кызлар арасында сезон нәтиҗәләре: 
 1 урын - Яр Чаллы 
 2 урын - Әгерҗе 
 3 урын - Зәй.
Егетләр арасында сезон нәтиҗәләре: 
 1 урын - Яр Чаллы 
 2 урын - Алабуга 
 3 урын - Зәй.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International