Үтәгән егете көрәш бәйгесендә җиңү яулады

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Байлар Сабасында атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесендә тренер Альфред Сабирҗанов җитәкчелегендә безнең район көрәшчеләре дә катнашты.

Бил алышырга республиканың 14 районыннан, Кама Аланыннан 170тән артык  көрәшче  килгән   иде. 85 килодан югары үлчәүдә Үтәгән авылы егете – Татарстан чемпионы Денис ӘМИНОВ җиңү яулады. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International