“Әгерҗе хәбәрләре“ “Ел лидеры“ Дипломына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Казанда “ТАТМЕДИА“ җәмгыяте канаты астында нәшер ителүче басмаларның җитәкчеләре катнашында йомгаклау киңәшмәсе узды. Узып баручы елда иң нәтиҗәле эшләгән редакцияләргә җәмгыятьнең генераль директоры Андрей Кузьмин бүләкләр тапшырды. 

Бүләкләнүчеләр арасында “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы да бар. Редакция коллективы “Ел лидеры – 2018“ Дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Әлеге җиңүебез өчен без сезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Быел безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт! Алдагы елга да дүрт меңнән артык укучыбыз газетага язылды инде. Әгәр кемдер өлгермәгән икән, язылу әле дәвам итә. Почта бүлекчәләре аша 5 январьга кадәр язылырга мөмкин әле. 
Газетабызның электрон вариантын көн саен укучылар саны да 1,5 меңгә җитте. Интернеттагы “Вконтакте“, “Фейсбук“, “Одноклассники“, “Инстаграм“ төркемнәрендә дә үз укучыларыбыз бар. 
Яңа ел да күңелле яңалыкларга бай булсын иде. Бер-беребезне сөендереп, яхшы хәбәрләр җиткереп яшәргә язсын. Яңа ел белән сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International