Татарстанның почта бүлекләре Яңа елдан соң ике көн эшләмәячәк

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия почтасы бүлекчәләренең эш графигы билгеле булды.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда почта бүлекләренең эш режимы үзгәрәчәк. Бәйрәм графигы буенча Россия почтасы бүлекләре 29 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Шулай итеп, 29 декабрьдә почта бүлекләре дүшәмбе режимы буенча, әмма бер сәгатькә азрак эшләячәк. 30 декабрьдә якшәмбе режимы буенча, ә 31 декабрьдә шәһәр бүлекләре генә эшләячәк, ә авыл хезмәткәрләре ял итәчәк.

1,2 һәм 7 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре ял итәчәк.

3 гыйнварда почта бүлекләре пәнҗешәмбе, 4 гыйнварда җомга, 5 гыйнварда шимбә режимы, 6 гыйнварда 1 сәгатькә кыскартылган якшәмбе режимы белән эшләячәк. Раштуа бәйрәменнән соң, 8 гыйнварда почта бүлеге сишәмбе режимы, ә 9 гыйнварда гадәти график буенча хезмәт күрсәтәчәк.

Пенсияләр тиешле график буенча үзгәрешсез биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International