26 декабрь көнне балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар өчен "Плененный Кыш бабай"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды.
Музыкаль әкияти тамаша беркемне дә битараф калдырмады, ә спектакльнең бизәкле сюжеты уеннар һәм әйлән-бәйлән белән үрелеп барды. Монда кемнәр генә булмады: әби Яга (Вәлиева Эльвира Мансур кызы), Кикимора (Дадуш Аида Ривьевна), Кар кызы (Хәйретдинова Айгөл Азат кызы), Кыш бабай( Ваһапова Лилия Хәйдәр кызы), алып баручылар (Заһидуллина Алия Фәнил кызы һәм Садыйкова Лилия Ришат кызы). Вакыт сизелми дә үтеп китте, ә финал аккорды балалар Кыш бабайга сөйләделәр һәм моның өчен татлы ризыклар алдылар.
Шулай ук укучылар бәйрәм дефиле әзерләделәр, анда тамашачылар игътибарына дизайн буенча үз куллары белән эшләнгән кием-салым тәкъдим ителде.
Тамаша ахырында Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары катнашучыларга яңа елда шатлык һәм уңышлар теләделәр!