Бүген Хөснетдинова Әминә Фәттах кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 29 декабре, шимбә

Бүген Хөснетдинова Әминә Фәттах кызына 90 яшь тулды.

Бу көнне аны юбилее белән Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы депутаты Нигъмәтуллин Тимур Ирек улы котлады. Тантаналы шартларда ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий Владимировичның котлавын укыды. Юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм ярдәмен, иминлек һәм озын гомер теләде һәм бүләк тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International