Приют хезмәткәрләре шаккатыра беләләр

2018 елның 29 декабре, шимбә

Әгерҗе районының "Наз" приюты хезмәткәрләре арасында Яңа ел символын ясау буенча матур традиция яшәп килә.

Башта Әтәч, аннары Эт ясасалар, быел 2019 ел символы булган дуңгыз яки Кабан ясау буенча үзара бәйге игълан иттеләр. Бу чара барлык хезмәткәрләрне үз эченә алып, иҗат, яңа идеяләр белән яну дәрте уятты. Билгеләнгән вакыт узганнан соңприютның барлык хезмәткәрләре дә кулдан эшләнгән сувенирлар, эшләнмәләрен алып килеп күргәзмәгә урнаштырдылар. Аларның идеяләренең оригинальлеге, бу эшкә иҗади якын килүләре сокланырлык булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International