Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов укучылар һәм укытучылар алдына “кышкы каникул ял гына түгел, сәламәт яшәү рәвеше дә булсын“ дигән бурыч куйган иде.
Шул уңайдан әлеге мәктәп укучылары өчен көн саен саф һавада мавыктыргыч чаралар уза. Кайсылары сыйныфлары белән тау шуарга баралар, кайбер сыйныфлар чаңгыда узышалар. Мәктәпнең 44 укучысы өчен Әгерҗедәге Боз сараена, “Олимп“ спорт комплексына да сәяхәтләр оештырылган. Алар Боз сараенда тимераякта шуганнар, “Олимп“та бассейнда йөзгәннәр.
Ә иң мавыктыргычы ел саен уздырыла торган “Пеләмеш чаңгы юллары“ спорт бәйрәме булгандыр. Бу көнне чаңгыга олысы-кечесе баскан.
Әлеге чараның максаты укучыларны чаңгы спорты буенча район, республика, төбәкара ярышларда призлы урыннар яулаган, хәзер дә тормышларын әлеге спорт төреннән башка күз алдына да китермәүче авылдашлары Роман Альматов, Полина Самуткина, Денис Ишморатов, Роман Михайлов белән очраштыру, алардан мастер-класс алу булган.
Трасса катлаулы булса да, беркем дә сынатмаган, һәркем финишка кадәр барып җиткән. Гомумән, бу көнне 30дан артык укучы чаңгыга баскан. Алар белән бергә ветеран спортчы гаиләләр Альматовлар, Шуматовлар да узышканнар. Ә кич белән өлкәннәр саф һавада чаңгыда йөрергә чыкканнар.