Бадминтон Әгерҗедә башка спорт төрләренә караганда соңрак барлыкка килсә дә, аны хәзер олысы-кечесе үз итә.
Гаиләләр арасында узган бадминтон ярышы да бу спортны яратучылар күплеге турында сөйли. “Олимп“ спорт комплексында ике көн дәвам иткән бәйгедә абыйлы-энеле, ирле-хатынлы ун пар да җиңү өчен җан атты.
2нче мәктәптә кичләрен тренировкаларга йөрүчеләр санын моннан өч ай элек кенә тулыландырсалар да, Ринат–Любовь Хәсәновлар ярышта катнашырга да җөрьәт иткәннәр.
Атнага өч тапкыр тренировкага йөриләр, көн саен чаңгыда җилдерәләр икән. Әле Любовь ханым “Өченче буын университеты“ кысаларында йөзү буенча республика ярышларында да катнашкан.
Районның баш табибы Эдуард Овчинников белән аның җәмәгате Анжелика ханым да – спортчы гаилә. Нинди генә спорт чарасы узмасын, алар һәрчак активлык күрсәтәләр. Бадминтон буенча да осталыклары артканнан-арта бара. Бу көнне дә командаларны бер-бер артлы җиңүгә ирештеләр алар.
Көрәшче егет Хуршет Кенджаев та дус кызы Аделя белән бадминтон уйнады бу көнне. Җитез, оста бу пар да соклану хисләре уятты.
Мәктәп укучылары Динар–Илнат, Саша–Данил да өлкәннәрдән калышмадылар. Нәтиҗәдә, Кенджаевлар – беренче, Овчинниковлар – икенче, туганнар Динар Галимуллин–Илнат Ибраһимов өченче урын алдылар. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов аларга да, бәйгенең иң яшь уенчылары Саша һәм Данилга да, башка катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар.