Легендар шәхескә туксан бер яшь тулган булыр иде

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Мөхтәрәм аксакал язучы, олпат шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла ага ГАЛИЕВка январь аенда 91 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, аксакал язучыбыз безнең арада юк инде.

Кырынды авылында туып-үсеп гомере буе авылдашларының сәламәтлеге сагында торган табиб, аннан авыл халкының күңелен пакьләп, аларга дин хезмәте күрсәткән имам да иде ул.

80 яшендә студент булып, 85 яшендә кулына диплом алган, Россиянең  рекордлар китабына илнең иң өлкән студенты буларак кертелгән гаҗәеп зат та иде ул.

Туган Төрдәлесе, Кырынды, Әгерҗе төбәгенең бай тарихын, хезмәт кешеләрен, тормыш хәлләрен хикәя-повестьларында мәңгеләштерүче үтә дә гади, тыйнак, шул ук вакытта матур телле каләм әһеле дә иде ул безнең Габдулла ага. Син безнең күңелләрдә, Габдулла ага.

Габдулла Галиевның төрле елларда басылган китаплары:

“Гөлгенә. Яшел елан“ (1965 ел).

“Солдат кайтты“ (1988 ел).

“Үкенеч“ (1995 ел).

“Кичер мине, Сүрия“ (1997 ел).

“Хәзрәт малайлары“ (2002 ел).

“Минем бабай умартачы“ (2005 ел).

“Кырык дүртнең буранлы кышы“ (2006 ел).

“Йөрәк ярасы“ (2012 ел).

“Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр“ (2017 ел).

“Мәхәббәт һәм мәкер“ (2017 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International