2019 елның 6 гыйнварында Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә әби ЛАТЫЙПОВА 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны олуг гомер бәйрәме белән “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Балачагыннан бик күп авырлыклар күргән, әтисез үскән, сугыш чорында колхозда бил бөккән, аннан соңгы хезмәт юлын Әгерҗедәге НГЧ тимер юл оешмасында дәвам иткән Рәйсә әби гомер буе зарлануны белмәгән, сабыр, тыныч, булганына шөкер итеп яшәгән. Ире Рифкть 45 яшендә авырып вафат булгач та балалары Рамил белән Рамиләне берьялгызы үстереп олы тормыш юлына аяк бастырган. Ә балалар әниләренә бик рәхмәтле. 30 елга якын инде улы Рамил белән килене Резидә янәшәсендә гомер кичерә Рәйсә әби.
Бәйрәме көнне түр башында елмаеп утырган Рәйсә әбине әле балалары, әле оныклары, әле туганнары килеп кочаклап алып, аркасыннан сөйделәр. Бик бәхетле юбиляр дип аңа соклануларын белдерделәр.
Кунакларны Рәйсә әби үзенең бүлмәсенә дә дәште. Ә анда үз куллары бәйләгән паласларны күрсәтеп шаккатырды. Оекбаш-бияләйләр, башмаклары да күпме аның!
Аның бу сүзләре Ходайның амин дигән чагына туры килсен.