Татарстан Республикасында 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме турында

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Россия хөкүмәте 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 11 280 сумга кадәр арттыруны хуплады.

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренчә, 2018 елның гыйнвар-апрелендә минималь хезмәт хакының 9489 сум итеп билгеләнүен исәпкә алсак, 1 гыйнвардан ул, уртача алганда, аена 6,4 процентка артачак. 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы арту – 3,7 миллион хезмәткәргә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче 2,2 миллион кешегә кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International