Яңа Акхуҗада яшәүче тыл ветеранын олуг юбилее белән котладылар

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Яңа Акхуҗада яшәүче Әкълимә әби Йосыпованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Валерий Макаров, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльза Гыймазова котлады.

Әкълимә әби Кодашта туып-үскән. Колхозда терлекче булган, төрле эшләргә дә йөргән. Ялгыз гына гомер кичерүче әбекәйне моннан унбер ел элек Яңа Акхуҗада яшәүче туганы Разыя Шабаева үз канаты астына алган. Татар хатын-кызларына хас асыл сыйфатларның барысын да үзенә туплаган уңган-булган, чиста-пөхтә, сабыр, игелек иясе Разыя апага зур рәхмәтләрен әйтеп яши хезмәт һәм тыл ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International