Район кулланучылар җәмгыяте 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Район кулланучылар җәмгыятенең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган җыелышы узды.

Аның эшендә Татпотребсоюзның хәзерләүләр идарәсе начальнигы Рифат Минлезянов, Татпотребсоюзның үсемлекчелек бүлеге начальнигы Ренат Бекбов, район башлыгы Валерий Макаров, Әгерҗе райпосы идарәсе җитәкчесе Ирек Заһретдинов һәм башкалар катнашты.   

Җыелыш барышында Ирек Заһретдиновның 2018 елдагы эшчәнлекне чагылдырган чыгышы тәкъдим ителде.  Шулай ук ревизия комиссиясе отчеты тыңланды, 2019 елга баланс расланды. “Икмәк-азык” комбинаты кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рөстәм Ваһапов, “Радуга” кафесы директоры Адилә Нигъмәтуллина үз оешма-предприятиеләренең эшчәнлекләре, киләчәккә планнары белән таныштырдылар.  

Җыелыш барышында бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр дә тапшырылды.

Икмәк-азык комбинаты ипи пешерүчесе Светлана Трепалина, “Красный бор” кулланучылар җәмгыяте склад мөдире Светлана Холкина, Әгерҗе райпосы бухгалтеры Алиса Садиокова Татпотребсоюзның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Икмәк-азык комбинатының ипи пешерүче-операторы Виктор Анисимов, Байтуган кибете сатучысы Алисия Васильева, Әгерҗе райпосы сатучысы Гөлназ Вахитова район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек  булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International