Әгерҗе полициясе йомгак ясый

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге киңәшмәсе узды.

Докладта бүлек җитәкчесе Ренат Ибраһимова 2018 елда оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады. Уңай яклар, җитешсезлекләр билгеләп үтелде. Моннан чыгып, киләсе елга бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район прокуроры Оксана Шуста, район суды рәисе Әлфия Галәвиева катнашты. Алар үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Гомумән алганда, шәхси состав яхшы эшләде. Эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Әгерҗе бүлеге үз категориясендә өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International