“Ялта–Зәй“ спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычылар арасында ТР Чемпионаты узды.
Авыл районнары арасында Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе команда буенча бишенче урын алды. Иң яхшы күрсәткеч Бима мәктәбе чаңгычысы – Татарстан җыелма командасы әгъзасы Богдан Павловныкы булды. Ул февральдә Көньяк Сахалинда ттәүге тапкыр узачак “Азия балалары“ кышкы Халыкара уеннарда катнашачак.