Балалар бакчаларына түләү артты

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

1 январьдан республикада балалар бакчаларына ата-аналар түләве 4,3 процентка артты. Бу – уртача 134 сум.

Түләүнең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итү чыгымнары үсү, азык-төлек продуктларына бәя арту белән бәйле. Әлеге бәяләр район башкарма комитеты карары белән расланган.

Сүз уңаеннан: ата-аналар өчен компенсация түләүләре һәм ташламалар саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International