Әгерҗе хоккейчылары республика ярышларында икенче урынны алды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

15-16 гыйнварда Мамадышта А.В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.

2006-2007 елгы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе "Спутник" командасы тренер-укытучы Гарифуллин Әскәт Наил улы җитәкчелегендә төркем буенча икенче урынны алды һәм февраль аенда Буада узачак финалга чыгуны тәэмин итте.

2019 елның 20 гыйнварында 12.00 сәгатьтә Әгерҗе шәһәре командасы (Спутник) һәм Ижевск шәһәре командасы (Заря) 2005-2006 елгы хоккей командалары очрашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International