2019 елның 20 гыйнварында Әхмәтҗанова Рәшидә Хаҗиевнага 90 яшь тулды

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 20 гыйнварында Әхмәтҗанова Рәшидә Хаҗиевнага 90 яшь тулды.

Аны юбилее белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов Илфат Гали улы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әгерҗе муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Зарипова Альмира Таһир кызы котладылар.

Россия Президенты Владимир Владимирович һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий Владимировичның котлау открыткаларын, шулай ук бүләк тапшырып, алар ветеранга нык сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен һәм җылысын теләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International