Соңгы ун елда Татарстанда бәрәңгенең вирусларга чыдам алты төрле яңа сорты чыгарылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ел саен Россия селекциясенең 70 сорты экологик-географик сынау уза. Анализдан күренгәнчә, бәрәңгенең яңа сортлары югары уңдырышлылыгы һәм крахмалның күп булуы белән аерыла, дип сөйләгән “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” Федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе - Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров.
Әлеге тема белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксынган. Ул Марсель Таһировтан сыйфаты буенча бәрәңгенең легендар Лорх сортына каршы куярлык сортлар бармы-юкмы икәнен сорашкан.
Марсель Таһиров әйтүенчә, бәрәңгенең Татарстанда чыгарылган яңа Танго сорты берничә күрсәткеч буенча легендар сортны узып китә. Аның уңдырышлылыгы - гектарыннан 335 центнер, крахмал күләме - 15 тән 23 процентка кадәр һәм үсемлек аксымы күләме - 3 процентка кадәр.