Район Советының XXXIV утырышында район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗенең һәм авылларны Яңа елга бизәү буенча уздырылган “Яңа ел әкияте“ бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.
Ул оешмалар, күпкатлы, шәхси йортлар, кече эшмәкәрлек объектларын, авылларны бизәүдә төрле номинация җиңүчеләренә Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырды.