“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Радик Мәүлиев сыер савучылар арасында “Иң күп сөт савучы“ бәйгесе игълан итте.
Әлеге ярыш кысаларында ай дәвамында сөт саву күрсәткечләрен арттырган иң яхшы авыл хезмәтчәнен ачыклаячаклар. Бәйгегә йомгак ай саен ясала. Җиңүчегә бүләк – акчалата премия.