Кодаш җирлегендә сыерлар саны арткан

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Кодаш авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов катнашында халык җыены узды.

Җитәкчеләр башта әлеге җирлеккә караган Биектау авылында күп мал асраучы Владимир–Галина Красильниковлар, Радик–Гөлшат Мөфтиевлар, Лилия Низамбиева хуҗалыкларында булдылар. Әлеге җирлектә барлыгы 102 баш сыер асралуын, узган ел гына сөтлебикәләрнең 20 башка артуын билгеләп үттеләр.

Кодаш Мәдәният йортында авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, быелга планнар белән уртаклашты. Җирлеккә караган оешма-учреждение җитәкчеләренең дә чыгышлары тыңланды. Соңыннан район җитәкчелеге халык сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International