Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина "Татарстан Республикасы Ел студенты – 2018 " югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен Республика премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Россия студентлары көнендә, 25 гыйнварда, Казанда тантаналы шартларда республиканың мең ярымнан артык студенты җыелды.