Әгерҗедә узачак “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ бәйгесенең зона турында безнең районнан кемнәр катнашачак

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

1 февральдә Әгерҗедә тәүге тапкыр “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры үтә. Ул район Мәдәният сараенда үтә. Әлеге матур чараны тамаша кылырга теләгән райондашларны 1 февральдә сәгать 9га көтеп калалар.

Безнең районнан әлеге бәйгедә түбәндәге осталар катнаша. “Хатын-кыз – ана“ номинациясендә Оксана Мөфтәхетдинова, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият“ номинациясендә Юлия Рыболовлева, “Өченче буын героинясы“ номинациясендә Рушания Байтимерова, “Язмышым – минем һөнәрем“ номинациясендә Әлфирә Мусина, “Хатын-кыз – лидер“ номинациясендә  Клара Безбородова, «Ир-ат – лидер» номинациясендә Марат Муллахмәтов, «Бизнес леди» номинациясендә Ирина Баталова. 
Исегезгә төшерәбез: әлеге дәрәҗәле чараның финалына чыгар өчен Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Тукай районнарыннан 40ка якын конкурсант дәгъва кыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International