Шимбә көнне, 26 гыйнварда, «Олимп» спорт комплексында профсоюзларның территориаль комитеты призына Әгерҗе һәм Ижевка тимер юл узеллары командалары арасында волейбол ярышлары узды.
Барлыгы сигез команда катнашты. Өч команда Ижау тимер юл узелын, ә бишесе Әгерҗе командасын тәкъдим итте.
Әгерҗе станциясе беренче урынга лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны - ПЧ-23 һәм ТЧ-15 командалары алды.
2 февральдә 9 сәгатьтә «Олимп» та шул ук командалар футбол бәйгеләрендә көч сынашачак.
Җанатарларны тимер юлчыларыбызга актив ярдәм итәргә чакырабыз!