Тирсә авыл җирлегенә караган кечкенә генә Наҗар авылында туксан яшьләрен тутырган ике тыл һәм хезмәт ветераны яши.
Аның берсе – Гөлсем апа Мөбинова. Аңа инде 93 яшь. Ә Наилә апа Зәйнетдиновага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Бу апалар туганнар да әле. Гомер буе туган авылларында сөенеп-шатланып гомер кичергәннәр.
Хәзер дә җәй җитүен, тизрәк күрешү мизгелләрен көтәләр алар. Ни өчен дисезме?! Наилә апа кышны Әгерҗедә яшәүче кызы Альбира белән кияве Мулланур тәрбиясендә чыга. Олуг юбилеен да өч кызы Альбира, Диләрә, Айсылу, кияүләре, онык-оныкчыклары, бертуганы Гамир, аның җәмәгате Гөлфирә белән бергә каршылады Наилә апа.
Аны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров та котлап бүләкләр тапшырдылар. “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Ольга Еремина да юбилярга иң матур теләкләр җиткерде. Һәр кунак белән ачылып сөйләшкән, бик тә ягымлы һәм сөйкемле Наилә апага күз тимәсен!
Күп еллар терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыга ул. Җәмәгате Хаҗи белән бик матур гомер юлы узалар. Әле бакчага чыкмаганына да өч кенә ел Наилә апаның. Моңа кадәр хуҗалыктагы бөтен эшне үзе башкарган.
Хәзер үзләре әниләрен кунак өендә яшәтәләр. Җәй җитсә, туган йортка эзне суытмыйлар кызлар.