Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәнилә әби Нәбиевага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова котлады һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Валерий Макаровның бәйрәм бүләкләрен һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярга халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова да иң изге теләкләрен җиткерде.
Балачактан тормыш арбасына җигелеп, өлкәннәр белән бергә авыр хезмәт башкарган Фәнилә апа.
Әтиләре сугышка алынгач, 1942 елда яраланып Мәскәү астында госпитальдә вафат була. Әнисе 32 яшендә дүрт бала белән тол кала. Фәнилә ул вакытта әнисенең төп терәге була. 1945 елда почтага хат ташучы булып эшкә чакыргач, аңа көн саен Кодаштан Тирсәгә 6 чакрымны җәяүләп йөрергә туры килә.
14 яшьлек кыз хуҗалыклардан сөтне җыеп, үгез җигеп, шуңа унар бидонны утыртып көн саен Тирсәгә илтә торган була.
Башлы, мәктәптә яхшы укыган кызны кибеткә эшкә билгеләгәч тә сынатмый ул. Аннан Яңа Кызылъярга кияүгә чыккач та бу эшен дәвам итә. Әгерҗегә күңенеп килгәч күп еллар 11нче кибеттә сатучы булып эшли. Сатучы булып кына да 30 ел эшли ул. Әле пенсиягә чыккач та яраткан эшен башкаруын дәвам итә.
Фәнилә апаның уллары да үзе кебек бик булган, тырышлар. Флүр һәм Фәрит олыгайган көнендә әниләрен бик хөрмәтләп тәрбиялиләр. Фәрит һәм аның җәмәгате Эльвира ханым гаилә коргач та әниләре белән бергә яшиләр. Менә инде 34 ел бер түбә астында бик бәхетле гомер кичерәләр.
Хәзер инде өй эшләрендә булыша алмаса да, җәен бакчага чыгып матур гына үсүче яшелчә, җиләк-җимешләргә, берсеннән-берсе купшы чәчәкләргә сокланырга ярата Фәнилә апа. Әле дә китаплар укый.
Бу гаиләгә район газетасы да икәү килә. Фәнилә апага дип “Әгерҗе хәбәрләре“н, үзләренә “Агрызские вести“ яздыралар Нәбиевлар.
Әнә шулай, гөлләргә күмелгән, нурлы, матур йортларында бик бәхетле яши бу гаилә.