“1 февральдән айлык акчалата түләүләр 4,3 процентка индексацияләнде”, - диде ТР Пенсия Фонды бүлеге белгече.
Республикада яшәүче федераль ташламага ия гражданнарның айлык акчалата түләү (ЕДВ) күләме артты. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендәТатарстан буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлсинә Сабирова әйтте.
“1 февральдән федераль ташламаларга ия аерым категория гражданнарга билгеләнә торган айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) күләме 4,3 процентка индексацияләнде”, - диде урынбасар.
Гөлсинә Сабирова сүзләренчә, бүген Татарстан Пенсия фонды аны 340 мең федераль ташламага ия булган кешегә түли. Аларга инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация алган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социаль Хезмәт Геройлары керә.
“Шулай ук ЕДВ эчендәге социаль хезмәтләр җыелмасы да 4,3 процентка индексацияләнде. Федераль ташламага ия кеше аны табигый формада яки акчалата алырга мөмкин”, - диде Гөлсинә Сабирова.