«Ижау моңнары» фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләр һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр, иҗат төркемнәре катнаша ала.

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Удмуртия республикасында “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсы үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга мөмкин:

“Вокал (җыр) — соло”
“Вокаль (җыр) ансамбль”
“Хореография (бию) — соло”
“Хореография (бию) ансамбль”
“Уйна, гармун” — (гармун, баян, аккордеонда уйнау)

Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләр һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр, иҗат төркемнәре катнаша ала.

Оештыру комитетына гаризалар һәм видеоязмаларны 1 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 426063, Пастухов урамы, 13 йорт, “Яңарыш” редакциясе,

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең электрон почта адресы - rasuleva.rafilya@yandex.ru.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(3412) 78-35-43 (“Яңарыш” редакциясе), 8-950-819-53-16 (Рәфилә Рәсүлева).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International