Авыл хуҗалыгы тармагы ветеранына – Рәхмәт хаты

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Күп еллар Кадыбашның “Таң“ хуҗалыгы рәисе, соңыннан “Ак Барс–Әгерҗе“ агрофирмасының III филиалы җитәкчесе булып эшләп, районда авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле Мәхтүр Мансур улы НУРИЕВ 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Без Сезне уртак эш өчен янып йөрүче, ару-талу белмәс тынгысыз замандашыбыз буларак беләбез. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә яулаган югары уңышларыгызны әле дә хөрмәт белән искә алабыз“, дигән юллар бар анда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International