1 февральдән “IT-чемпион“ бәйгесенең икенче этабына старт бирелә.
Аны оештыручылар – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары мәктәп укучыларын ата-аналарны, өлкәннәрне Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервислардан актив файдаланырга өйрәтергә өндиләр. Беренче турда җыелган баллар югалмый, алар икенче турда да саклана һәм өстәлеп барыла. Бәйге 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләр смартфоннар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә. Әгерҗе укучылары “IT-чемпион“ бәйгесендә актив катнашырлар дип ышанабыз.
Сүз уңаеннан: беренче турда җиңгән өч Тирсә укучысына смартфоннар тапшырылды.