Татарстан авиакомпаниясе Казаннан һәм Калининградтан Волгоградка рейслар ачты

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан авиакомпаниясе Казаннан һәм Калининградтан Волгоградка рейслар ачты. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан башкаласыннан Волгоград шәһәренә очкычлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак. “Очу вакыты маршрут буенча бер сәгать ярым”, - диелә министрлык хәбәрендә.

Калининград-Казан-Волгоград рейсы чәршәмбе, ә Волгоград-Казан-Калининград маршруты буенча рейс шимбә көннәрендә башкарылачак. Татарстан башкаласындагы тукталышны исәпкә алып, юлдагы вакыт биш сәгатьтән артык булачак.

Пассажирларны 50 урынлы CRJ-200 һава судносында йөртәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International