Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерүгә өч елга 7 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
“Җәйге балалар лагерьлары инфраструктурасы буенча зур программа әзерләнә. Без объектларның нинди типта булырга тиешлеге буенча нормалар, проектлар эшләдек. Өч ел дәвамында гамәлдәге 94 лагерьга 7 млрд сум акча кертергә тиешбез”, - диде Президент. Ул лагерьларның күпчелеге совет чорыннан калган һәм реконструкциягә мохтаҗ булганын искәртте.
Министр Дамир Фәттахов “Лето детям” программасы кысаларында республика лагерьларында капиталь ремонт үткәреләчәген әйтте. Ел саен 200 меңнән артык баланың җәйге лагерьларда ял итүен билгеләп үтте. “Яңа программа җәйге ял белән колачланган балалар санын, ял сыйфатын арттырырга булышачак”, - диде.