Көчек авыл җирлеге эшмәкәрләргә бай

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Көчек авыл җирлегендә узган җыенда ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов катнашты.

Көчек Мәдәният йортында җыен башланганчы халык Әгерҗедән килгән җитәкчеләргә сораулар биреп җавап алды. Авыл халкы күбрәк Пенсия фонды идарәсенең Әгерҗедәге Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасовага, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Альмира Зариповага мөрәҗәгать итте.

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов 2018 елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде.

  • Авылда бер гаилә фермасы, ике крестьян-фермерлык хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Җирлектә ун шәхси эшмәкәр теркәлгән. Терлекне күпләп асраучы хуҗалыклар да шактый, – диде авыл башлыгы.

Бүгенге көндә өч авылда 678 баш мөгезле эре терлек, 216 сыер, 16 ат, 340 сарык һәм кәҗә исәпләнә.

Җирлектә 1105 кеше яши. Шуларның 52се – мәктәпкәчә яшьтәге, 130ы – мәктәп яшендәге балалар. Хезмәт яшендәгеләр – 548. 2018 елда 4 бала туган, 18 кеше вафат булган.

Авылда урнашкан оешма-учреждение җитәкчеләренең дә чыгышлары тыңланды. ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Татарстанның күп юнәлешләр буенча алдынгы төбәк булуы турында сөйләде. Ул шулай ук халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программалары турында әйтеп үтте. Бердәмлек, төрле милләт халыкларының үзара аңлашып, тату яшәве шулай дәвам итүен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International