Татар теленнән олимпиада җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар грант алачак

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары грантка ия булачак. Татар теленнән олимпиада ябылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

  • Бүген Дәрвишләр бистәсе “Дуслык” сәламәтләндерү үзәгендә татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды.

Илгиз Халиков әйтүенчә, олимпиадада җиңгән укучылары булмаган, әмма фәннәрне татарча укыткан укытучыларга да акчалата ярдәм каралган. “Фәннәрне татар телендә укыткан мөгаллимнәр “Оста мөгаллим” грантына дәгъва итәләр”, - диде ул.

Грант нигезләмәсе буенча, җиңүчеләр конкурс нәтиҗәсендә билгеләнә. 2018 елда “Оста мөгаллим” дип табылган укытучыга ай саен 6500 сум күләмендә хезмәт хакы түләп барылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International